Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Мәхәббәткә хәреф киртә түгел ”

20 нче июль көнне балалар язучысы, журналист Алмаз Гыймадиев 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан Колбай-Мораса авылы китапханәсендә  “Мәхәббәткә хәреф киртә түгел ”  дип исемләнгән  китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханә укучылары язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якынырак танышып уттеләр. Күргәзмәдә язучының китапханәдә булган китаплары урын алды.