“ Гомерлек шагыйрь ”
6 июнь – Россиядә Пушкин көне һәм рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата хөрмәтенә Колбай-Мораса авылы китапханәсе “ Гомерлек шагыйрь ” исемле китап күргәзмәсе әзерләде. А.Пушкинның әкиятләренә сәяхәт оештырылды.Балалар белән Пушкин әкиятләрен искә төшерделәр,викторина сорауларына җавап бирделәр,төрле уеннар уйнадылар.