“Без наркотикка каршы”
Наркотик , кызганып тормый, соңгы юлга өстери, диләр. Кеше гомерен һәлакәткә илтүче, ә якыннарының тыныч тормышын җимерүче афәт икәнен хәзер барыбыз да ачык беләбез. 26 майда наркотикларга каршы юнәлештәге һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы старт алды. Шул уңадан,16 июнь көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе “Без наркотикка каршы” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды.Чара барышында укучылар белән наркомания авыруы һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштек.