Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Кошлар безнең канатлы дусларыбыз”

Планетабыз Халыкара кошлар көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан 1 апрель көнне, Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Кошлар безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән уен-викторина үткәрде. Китапханәче балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләде. Балалар түбәндәге конкурсларда актив катнаштылар: рәсемнән кошларны тану, табышмакларга җавап таптылар. “Кошлар- безнең дусларыбыз” дип исемләнгән презентация күрсәтелде.