Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Мин бары язу өчен яшим”

6 сентярь көнне Колбай-Мораса авылы китапхәнәсендә шагыйрә  Флера Гизатуллинаның юбилеена карата “Мин бары язу өчен яшим” дип аталган әңгәмә үткәрелде.Флера Гыйззәтуллина-8 китап һәм 30дан артык поэма авторы. Ул газета - журналларда актив яза һәм бастыра, радио һәм телевидение буенча еш чыгыш ясый. Шагыйрә үз әсәрләрендә җәмгыять һәм шәхес арасындагы мөнәсәбәтләргә, хәзерге җәмгыятьтә кеше-хезмәт кешесенең ролен һәм хатын-кызның ролен билгеләүгә зур игътибар бирә.