“Кариев сукмаклары буйлап”
2021 елда татар профессиональ театрына нигез салучы , аны оештыруга бөтен сәләтен һәм көчен куйган атаклы якташыбыз Габдулла Кариевның тууына 135 ел тула. Шул уңайдан Кулбай Мораса авылы китапханәсе Г.Кариев исемендәге музейга сәяхәт кылдык “Кариев сукмаклары буйлап”. Музей хезмәткәрләре безгә бик матур Г.Кариев музее буенча күрсәтеп, сөйләп Г.Кариев турында белемнәребезне арттырдылар, экспонатлары белән таныштырдылар. Сәяхәтебез бик матур , истәлекле булып калды.