Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Гаиләм-ныклы терәгем”

15 май – Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу  заманда  һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Шул уңайдан Кулбай Мораса авылы китапханәсе “Гаиләм-ныклы терәгем” исемле әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында нәрсә ул гаилә, гаиләнең кыймәтләре  һәр гаиләнең традицияләре турында сүз алып  барылды. Чарада Айрат абый һәм Лилия апа Миндубаевлар үзләренең гаилә традицияләре турында сөйләделәр. “Гаилә-бәхет ачкычы”- китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.   Бәхетле гаилә булып яшәү өчен икең өчен  дә өйләнешкән көннән башлап уйларның да, хыялларның да, максатларның да бертөрле булуы, гомүмән, аңлашып яшәү, бер-береңне хөрмәт итү, юл куя һәм сабыр итә белү кирәк.