Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Фронтовик язучы-Хисам Камалов ”

14 апрель көнне  язучы-прозаик, фронтовик шагыйрь  Хисам Камаловның тууына 95 ел тула.Шул уңайдан, Колбай Мораса  авылы китапханәсендә, язучының иҗатына багышлап “Фронтовик язучы-Хисам Камалов ” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды  һәм әңгәмә үткәрелде.Әңгәмә барышында китап укучыларны язучының “Ачы җиләк”,

” Һәркемнең гомере бер генә” һ.б. әсәрләре белән таныштырдым.Язучының әсәрләрендә Бөек Ватан сугышы, туган җир, туган авыл табигате, андагы кешеләр язмышын чагылдыра. Фронтовик язучы үз башыннан кичкәннәрне укучыга үтемле, эзлекле һәм тәэсирле итеп җиткерә белүче язучыларыбызның берсе булып санала.