Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Самига Сәүбәнованың-өр-яңа әкиятләре”

Татарстан язучылары белән таныштыру максатыннан Колбай Мораса авылы китапханәсе Самига Сәүбәновага багышланган “Самига Сәүбәнованың-өр-яңа әкиятләре” исемле кычкырып уку оештырды. Чарада балалар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.”Зур колак ник елаган?”, “Зурколак белән тычкан”, “Бака үзенә исем эзли”, “Кәҗә бәтие Җитезкәй”  әкиятләрен сәнгатьле укыдылар  . “Самига Сәүбәнованың әкиятләрен укыйбыз” исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды. Язучының кызыклы һәм мавыктыргыч әкиятләрен тыңлап, балалар уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга, мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга өйрәнәләр.