“Авылымның якты йолдызы ”
28 апрель көнне Колбай Мораса авылы китапханәсендә ,татар профессиональ театрына нигез салучы ,артист, драматург Габдулла Кариевның тууына 135 еллык юбилеена багышланган “Авылымның якты йолдызы ” исемле әдәби сәгать үткәрелде . Чара барышында китапханәче китап сөюче дусларны презентация ярдәмендә Г.Кариевның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды . Чарага «Татар театрының атасы» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды һәм күргәзмәгә күзәтү дә ясалды.