Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

«Моңлы Тукай теле»

26 апрель көнне халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Колбай Мораса авылы китапханәсендә «Моңлы Тукай теле» дип аталган әдәби сәгать үздырылды. Чара барышында китапханәче китап сөюче дусларны презентация ярдәмендә 
Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чарага «И туган тел, и матур тел» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды  һәм күргәзмәгә күзәтү дә ясалды. Кичә татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Әдәби сәгать «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында узды.