Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“И туган тел, и матур тел”

“2021 нче ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” исеме астында чаралар үткәрү дәвам итә.21 февраль - Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шушы бәйрәмгә багышлап Колбай Мораса авылы китапханәсе “И туган тел, и матур тел” исемле әдәби сәгать уздырды.Китап укучыларга Туган тел көне хакында компьютер презентациясе күрсәтелде, татар телендә матур итеп шигырьләр сөйләделәр, милли кием күргәзмә белән таныштылар.Катнашучылар тел турында фикер алыштылар. Ахырдан кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.Уздырылган чарабыз телебезне саклау һәм үстерү максатыннан эшләнде.