Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Муса Җәлил-шагыйрь-герой”

15 февраль көнне, шагыйрь-герой Муса Җәлил тууына 115 ел. Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең әсәрләрен пропагандалау, аның шигырьләренең бөеклеген дәлилләү,туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, авырлыкларга бирешмәскә , ихтыяр көчен тәрбияләү өстендә эшне дәвам итү максаты белән Кулбай Мораса авылы китапханәсендә “Муса Җәлил-шагыйрь-герой” исемле әдәби сәгать булып узды. Чара барышында китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, ижаты белән таныштылар,шигырьләрен сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. М.Җәлил язылган шигырьләре, поэмалары арасында күз яшен түкмичә укып булмый торган әсәрләр дә бар. “Моабит дәфтәре”-шуның дәлиле. Ул туган илен, халкын чын күңелдән сөйгән кеше. Шушы мәхәббәте аны зур батырлыкларга рухландырган да инде. Без киләчәгебез, хәзерге тормышыбыз өчен гомерләрен кызганмаган батырларны онытмыйк!
Чара “Укучының мәдәни көндәлеге” проект кысаларында узды.