Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Татарстан журналына -100 ел!”

2020 ел  Татарстан республикасы 100 еллык юбилеен билгеләп үтте.Шушы вакыт эчендә республикабызда яңа шәһәрләр һәм авыллар,завод, фабрикалар тезелә, төрле периодик басмалар нәшер ителә башлый. “Татарстан” журналы 2020 елда үзенең 100 еллык юбилейын билгеләп үтә. Шул үңайдан Кулбай Мораса авылы китапханәсе республикабызда нәшер ителгән периодик басма белән таныштыру максаты белән  “Татарстан  журналына -100 ел!” исемле әңгәмә уздырды.Әңгәмә барышында укучылар журнал белән якынрак таныштылар, фикерләре белән уртаклаштылар. Журнал битләрендә актуаль мәсьәләләр күтәрелә, һәр санында республикабыз тормышындагы мөһим яңалыклар турында мәгълүмат бирелә.Укучылар белән  “Бер гасырлык “Татарстан” журналы”  исемле күргәзмәгә күзәтү дә ясалды.