Сөйләшәм мин туган телдә”
21 февраль- Халыкара туган тел көне уңаеннан Кулбай Мораса авылы китапханәсендә “Сөйләшәм мин туган телдә” исемле әдәби-музыкаль кичә булып узды.Кичәне Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән башлап җибәрдек. “Туган тел бәйрәме” ничек килеп чыккан турында сөйләнде. Кичә барышында туган телнең халкыбызның гореф-гадәтләре , әдәбияты, мәдәнияты әйтелеп узды. Укучыларда мавыктыргыч викторина тәгъдим ителде.Кичәне Ә.Мөәминованың “Туган тел” шигыйренә язылган җыр белән тамамладык.Туган телне онытмыйк, саклыйк, сөйләшик ана телендә.