Кәкре Атау китапханәсендә 15 февраль көнне Әфганстанда хәрби хезмэттә булган ир – егетлэргә карата хөрмәт хисе тәрбиялэү максатыннан укучылар белән «Вакыт безне сайлады» дигән исем астында Әфган сугышында катнашкан Гатауллин Ю. Ю . белэн очрашу кичәсе узды
30 январь көнне Кәкре Атау китапханәсендә «Укыйбыз да –уйныйбыз да» дигән исем астында балалар белән ярыш уздырдык. Әкиятлэр сөйлэнде,шигырьләр укылды. Ярыш уеннар белән үрелеп барды.
19 январь көнне Кәкре Атау китапханәсендә «Гөлләрем –гөлкәйләрем» дигэн кичә уздырылды. Укучы кызлар белэн нинди гөлләр яратулары аларны ничек үстеру, нәрсә белән ашлау турында әңгәмә барды. Алар гөлләр турында шигырьләр сөйләде һәм җырлар җырладылар.
Ил барда – егет хур булмас, диләр, илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез халкы тыныч йоклар, күгебез гел аяз булыр
Сугыш инде куптән бетте...Окоплар инде җир белән тигезләнделәр , аларны яшел чирәм каплап китте , фронт юллары урынында яңа шәхәрләр барлыкка килде , блиндажлар чәчәкләр белән капланды.
Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта.
Менә ямьле яз җитте. Табигатебезне матурлап туган авылыбызга җылы яктан кошлар кайта башладылар.