"Яхшы китап ышанычлы юлдаш"
23 апрель Халыкара китап һәм авторлык хокуклары көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм мәдәни мирасны саклаучы һәм баетучы булган китап дөньясына игътибар юнәлтүне максат итә. Шул уңайдан 23 нче апрельдә Кычытканлы авылы китапханәсе "Яхшы китап ышанычлы юлдаш" дип аталган танып-белү сәгате үткәрде.