“Тукай яши безнең күңелләрдә”
26 нчы апрельдә Туган тел һәм Габдулла Тукайның тууының 140 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан 26 нчы апрель көнне Кычытканлы авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Тукай яши безнең күңелләрдә” дип аталган әдәби чара үткәрде. Әдәби чарада язучының шигырьләре укылды,презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы күрсәтелде. Чара ахырында барлык катнашучылар башкаруында “Туган тел” җыры җырланды.