”Җиңү язы безнең йөрәкләрдә”
9 Май көнне, Кычытканлы авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә Җиңү көненә багышланган митингта катнашты. Ватан тынычлыгы өчен шәһид киткән, сугыш кырыннан исән кайтып та, бүгенге көнгә кадәр яши алмаган ветераннарыбызны мәңгелек истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә венок куелды, укучылар җырлар җырладылар, матур – матур шигырьләр сөйләделәр.
Китапханәдә Җиңү көне уңаеннан ”Җиңү язы безнең йөрәкләрдә” дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Китап күргәзмәсе белән китап укучылар бик теләп таныштылар.