Ерыклинская сельская библиотека - филиал № 16
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: xgs1974@mail.ru
  • Адрес: 423012 РТ, Нурлатский р-н, д.Ерыкла, ул.Школьная 34 "Г"

«Без Тукай оныклары, без мираслы халык»

Тукай язы һәр татар милләтеннән булган кешене дә аеруча да шушы көннәрдә үзе артыннан ияртәдер, мөгаен!

 

Бу тарафтан, Зирекле авылы китапханәсендә дә бөек шагыйребезгә багышланган, укучылар белән берлектә "Без Тукай оныклары, без мираслы  халык" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Укучылар шагыйребезнең тормыш юлына кагылышлы вакыйгаларны искә алдылар. Кычкырып уку буенча үзара көч сынаштылар һәм шагыйрь белән бәйле викторина сорауларына җаваплар таптылар. Халкыбызның бөек улы Габдулла Тукай туган көне алдыннан әлеге чарабыз  файдалы да, күңелле дә булды.  Балалар үзләре яратып укыган әкиятләрдәге образларны бик теләп җанландырдылар, әлеге каһарманнар булып уйнап та күрсәттеләр.