"Татар китабы-2026"
29 нчы май көнне, Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре «Татар китабы-2026» республика конкурсын оештыруда ярдәм күрсәтүче Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Актаныш районының Үзәк китапханәсендә зур әдәби очрашу узды

Чараның төп бизәге — якташ язучыларыбыз: Мөхәммәт Мирза, Фәнәвис Дәүләтбаев булды. Аларга «Агыйдел дулкыннары» иҗади берләшмәсе әгъзалары һәм районның каләм тибрәтүче сәләтле яшьләре кушылды 
.
Әлеге очрашу өлкән буын вәкилләренең тәҗрибәле сүзе яшь талантларның илһамлы иҗаты белән үрелде.
.
#Татаркитабы2026#АктанышЯкташлар#КитапНәшрияты
