Городская детская библиотека - филиал № 17

Кабатланмас туган телем

 

20 нче февраль  көнне Яр Чаллы педагогия көллиятендә 17 нче филиал китапханәсе “Кабатланмас туган телем” дип аталган мәгълүмәт  көне үткәрде. Бу чара Халыкара туган тел  көненә багышланды.

 Мәгълүмәт  көне программасы үз эченә “Татар телен беләсеңме?” дип аталган әңгәмәне, “Мәкальне дәвам ит”, “Каенеш каеништән   ни белән аерыла?” дигән викториналарны, “Исемең матур, кемнәр куйган?”  уенын алган иде. “Безнең ярдәмчеләр” дигән китап күзәтүе студентларны сүзлек һәм белешмәлекләр белән таныштырды, татар җырлары төрле милләт артистлары башкаруында аудиоязмалардан тыңланды.

Мәгълүмәт  көне Г. Тукайның “И туган тел” җыры белән тәмамланды.