«Лев Толстой балачак илендә» Әдәби сәгать (6+)
23 октябрьдә 11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Лев Толстой балачак илендә» дип аталган әдәби сәгать уздырды.
Укучылар зур кызыксыну белән Лев Толстойның балачагы һәм яшьлеге турындагы чыгышны тыңлады, «Ясная Поляна» утарында аның крестьян балалары өчен мәктәп ачуы хакында белде, язучының балалар өчен иҗат иткән мәсәлләре, әкиятләре, мәкальләре һәм табышмаклары, хикәяләре белән танышты.
Бөек классикның әсәрләре белән танышканнан соң, укучылар викторина сорауларына җавап бирде, «Әлифба»дан табышмакларны чиште, авторның әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнардан өзекләрне карады, Лев Николаевичның әдәби мирасыннан цитаталарны тыңлады. Әдәби сәгать электрон презентация белән үрелеп барды.
Шулай ук укучылар игътибарына «Толстой – үзе бер дөнья» исемле күргәзмә тәкъдим ителде. Ул «Дөньяда Толстой булганда», «Толстой һәм аның геройлары», «Лев Толстой – балаларга» дип исемләнгән өч бүлектән тора. Әлеге күргәзмә язучының тормыш юлы һәм иҗаты, аның бөек әсәрләре белән таныштыра.