Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

Фольклорный праздник "Карга боткасы"

15 апреля в детском саду №12 города Лениногорска прошел татарский фольклорный праздник под названием «Карга боткасы», что в переводе означает «Грачиная каша». Сотрудники Центральной библиотеки им. Г. Тукая подготовили для детей увлекательную программу, в ходе которой они смогли погрузиться в традиции и обряды этого замечательного события.

 

15 апрель көнне Лениногорск шәһәренең 12 нче балалар бакчасында татар халкының "Карга боткасы" бәйрәме узды.

 

Карга боткасы – язгы бәйрәмнәрнең берсе. Борынгы заманда кешеләр язны канат очларында каргалар китерә дип санаганнар, шуңа күрә кар эри башлау һәм беренче инешләр барлыкка килү белән кошлар очып килү хөрмәтенә "Карга боткасы" бәйрәме оештырганнар.

 

 Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре балаларны әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар. Ә малай-кызлар исә яз турында шигырьләр сөйләделәр, кошлар турында табышмаклар чиштеләр. Әлеге чара күңелле уеннар, җырлар, табышмаклар белән үрелеп барды. Бәйрәм кунаклары - әби белән Шәвәли балаларны җылы каршы алдылар.

 

Бәйрәмнең төп ашы – ботка әзерләнгән арада, балалар "Түбәтәй", "Яшел яулык", "Чүлмәк вату" кебек хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Чара ахырында сабыйлар тәмле ботка белән сыйландылар.