Зай-Каратайская сельская библиотека - филиал № 8

Чик сакчылары көне

Ел саен, 28 май көнне, чик сакчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге дата илебез чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәр кешегә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята. Чик сакчылары, илебез чикләрен саклап, бик авыр хезмәт башкаралар. Аларның һөнәре һәрвакыт мактаулы.
Зәй-Каратай авылында хәрби бурычларын чик сакчысы булып үтәгән ир-егетләр шактый. Сезне ихлас күңелдән бәйрәмегез, чик сакчылары көне белән тәбрик итәбез. Тыныч күк йөзе, бәхет-шатлык, сәламәтлек, имин тормыш телибез. Бәйрәмегез белән сезне!