«Навечно в памяти»
Бүген Яңа Иштирәк авылы өстендә тынлык урнашты. Бу тынлык — тирән кайгы, зур хөрмәт һәм үлемсез каһарманлык алдында баш ию тынлыгы иде. Бүген без махсус хәрби операциядә үзенең изге бурычын үтәгәндә һәлак булган Вафин Рамил Рәшит улының якты истәлегенә куелган мемориаль ташны ачтык.
Йөрәкләр сызлаган, күзләрдән яшьләр тама торган көн бу. Шул ук вакытта, бу — бөек горурлык көне дә. Нәкъ менә Рамил кебек егетләр үз җилкәләрендә илнең тынычлыгын, балаларның якты киләчәген һәм туган туфрагыбызның бөтенлеген саклый. Ул курку белмичә ут эченә керде һәм үз Ватанына, хәрби антына ахыргача туры калды.
Рамил Рәшит улы үзеннән соң өзелеп елап калган туганнарын, якыннарын гына түгел, бөтен авылны, бөтен илебезне ятим итте. Сабырлык Сезгә, Рамилне үстергән ата-анага, якыннарына. Угылны батыр, намуслы, чын ир-ат итеп тәрбияләгән өчен Сезгә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Аның каһарманлыгы — яшь буын өчен мәңгелек үрнәк, онытылмаслык батырлык.
Бу куелган мемориаль таш — бары тик таш кына түгел. Бу — безнең хәтеребез, безнең рәхмәтебез һәм кайнар догабыз. Авыл урамыннан үткәндә, һәркем бу ташка карап тукталыр, тирән хөрмәт белән башын ияр. Ил өчен җанын фида кылган батырның исеме ташта гына түгел, безнең йөрәкләрдә дә мәңге яшәр!Рамилнең урыны оҗмахта булсын, туган туфрагы җиңел, рухы шат булсын. Батырлар үлми, алар безнең хәтердә мәңгегә кала!