«Думая о будущем».
Бүген Түбән Чыршылы авылының Батырлык аллеясында Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы митинг булды. Килгән кунаклар алдында мәктәп укучылары, укытучылары, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре чыгыш ясады. Укучылар бәйрәмгә әзерлекне күптән башлаган иде. Алар Талига Шамил кызы җитәкчелегендә җырлар өйрәнде, нәфис сүзләр ятладылар. Бәйрәм ике телдәге гимн белән башланып китте. Килгән кунакларны котларга депутатыбыз Ханипов Ирек әфәнде дә килгән иде. Авыл башлыгы Нурия ханым да, өлкән абыебыз Салих Хөсәен улы да үзләренең рәхмәтләрен җиткереп, тыныч күк йөзе, шатлык- куанычлар теләделәр. Сугыш афәтен күрмичә, рәхәт тормышның кадерен белеп яшәргә насыйп булсын, дигән теләкләр әйттеләр. Бер минут тынлык белән тыныч тормыш өчен гомерләрен биргән авылдышларны искә алдык, рухлары шат булуын теләдек. Җиңүнең 81 еллыгы булса да, һәр гаилә югалткан якыннарын истә тота,сагынып шушы мәрмәр ташларда уелып калган исемнәр, солдат һәйкәлләре янына килә. Бөек Җиңү көне белән!