Нижнечершилинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-20/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: len.bibl20@tatar.ru
  • Адрес: 423296, Лениногорский р-н, с.Нижние Чершилы, ул.Центральная, 56. Режим работы: ежедневно с 10 до 14 ч, с 15:30 до 19ч. Выходной: воскресенье.

"Алтын алмалар"

Түбән Чыршылы авыл мәчетендә «Танылган дин галиме, тарихчы, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләрен тәрбия чараларында куллану» дигән темага зур күләмле очрашу булды. Икенче ел рәттән узучы бу очрашуда мәртәбәле кунаклар: соңгы елларда гаилә традицияләрен саклауга, балаларны җирле рухи кыйммәтләргә нигезләнеп тәрбияләүгә зур өлеш керткән Лениногорск районы мөхтәсибе вәкилләре- имам Булат хәзрәт Раупов, химаячы Айдар әфәнде, Р.Фәхретдин музее директоры Д.Гимранова, тирә - як авыллардан килгән мөслимәләр һәм авылдашлар катнашты. Шунысы кызык: 19 йөз ахырында Түбән Чыршылы авылында Кама Аръягының көньяк-көнчыгыш өлешендә иң яхшы мәдрәсә булган. Шул мәдрәсәгә Р.Фәхретдин үзенең 20 елга якын гөмерен багышлый. Чарада катнашучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Түбән Чыршылы мәктәбенең укучылары, укытучылары да чыгыш ясады. Укучылар кунакларга "Алтын алмалар" дигән күренеш аша, ата-ананы зурлау,тәрбияле балаларның алтыннан да зур байлык икәнен галимнең нәсыйхәтләреннән алынган юллар белән исбатладылар. Ф.Вильданова һәм Р.Файрушиналарның актив катнашуы белән авыл мөслимәләре оештырган чара югары дәрәҗәдә үтте. Очрашуда яңгыраган чыгышлар галим хезмәтләренең хәзерге вакытта да тәрбия мәсьәләсендә бик кирәкле хезмәт икәнен күрсәтте. Бу җылы очрашу һәр катнашучының күңелендә матур истәлек булып сакланыр.