Детская библиотека - филиал № 3

«Жәйге ял ямьле - яңа китап белән!»

Җәйге ялларны өлкәннәрдән бигрәк балалар зур түземсезлек белән көтеп ала. Шулай булмыйни? Мәктәпкә барасы юк, дәрес хәзерлисе юк. Телеңне йотарлык татлы җиләк – җимешләр ашыйсың да, рәхәтләнеп ял итәсең! Җәй иң матур һәм иң күңелле вакыт! Ә җәйне яңа  китап белән үткәрү тагын да кызыклырак һәм файдалырак булачак! Балалар китапханәсе, 3 нче филиалга яңа китаплар кайтты. Алар күзнең явын алырлык, араларында ниндиләре генә юк  төслеләре һәм ялтыравыклылары, юкалары һәм калыннары, зурлары һәм кечкенәләре. Китапларның шулхәтле матурлыгын күргәч, алып укымый ничек түзәсең?

Китап сөюче  дусларыбыз сезне китапханәгә кайткан китапларның берничәсе белән таныштырып китәбез.

Татарстан китап нәшриятендә чыккан  “Идел халыклары мифологиясе” китабы  укучыларны дөньяның барлыкка килүе, тирә – юньдәге ак һәм кара көчләр  турындагы мифлар һәм легендалар белән таныштырыр. Китап матур рәсемнәр, татар орнаментлары  белән бизәлеп эшләнгән. Әлеге китап татар һәм рус телләрендә басылып чыккан. Идел буенда борын - борыннан төрле халыклар яшәгән: татарлар, руслар, марилар, чувашлар һәм башка халыклар. Бер җирлектә яшәү белән  гореф - гадәтләр, традицияләр  бер – берсенә керешеп, аралашып киткән. Идел буе халыклары мифларын укып, безнең күршедә генә яшәүче халыкларның  тормыш - көнкүреше белән танышу һәркем өчен файдалы һәм кызыклы булачак.

 Дошманга каршы сугышырга фронтка китәр өчен, 13 яшьлек малай  ни эшләргә тиеш? Куркуын җиңәргә өйрәнергә, моның өчен караңгы урамнарда, зиратларда йөрергә; язын абага чәчәк аткан төндә урманга барып күренмәс кешегә әйләнергә; поездга утырып фронт сызыгын үтәргә  һәм күренмәвеннән файдаланып, дошманның котын алырга тиеш. Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” китабын укып шушы маҗаралы хәлләр белән таныша аласыз.

 “Табигать күренешләре энциклопедиясе”ндә Җир шарындагы утыз табигать  күренеше турында белешмә бирелә. Аларның һәрберсе  кызыклы да, гыйбрәтле дә  мәгълүматлар, шигырьләр һәм рәсемнәр белән тулыландырылган. Китапның рәссамы Фәридә Ризаева. Әлеге китап мәктәп яшендәге балаларга, балалар бакчалары тәрбиячеләренә, укытучыларга адреслана. Шулай ук безнең китапханәдән Ленар Шәехнең “Галинең песие”; Галимҗан Гыйльмановның “Фил төшкә сыймый”; Рәшит Бәшәрнең “Качышлы уйный тургай” дип исемләнгән  һәм башка әдипләрнең, төсле рәсемнәр белән бизәлгән бай эчтәлекле яңа китапларын алып укый аласыз. Кадерле укучылар әгәр җәйге ялларыгыз күңелле һәм файдалы узсын дисәгез, безнең китапханәгә рәхим итегез, сезне яңа китаплар көтә!