Старо-Юрашская сельская ф.19

История

 Иске Юраш китапханәсе тарихы.

Кешелекнең чын тарихы, цивилизацияле, аң-белемле тарихы китап галиҗәнабләре дөньяга килгән чордан башлана. Безнен халыкны  гасырлар буена китап тәрбияләп, ышаныч hәм өмет биреп киләчәккә алып барган, тарих упкынына төшеп югалудан саклап калган.

Иске Юраш авылында китапханә 1930 елда эшли башлый. Китапханә... китапханә дип тә түгел “Избач” дип  исемләнгэн. Авыл советы белән рәттән иске генә бинаның бер бүлмәсе. Менә шушы бүлмәдә беренче китапханәчебез Хадеева Шәмсенур апа эш башлаган. Шкаф почмагында берничә брошюра. Инвентарь китабы юк. Ул вакытта электр уты булмаган. Ике унлы лампа кабызуга ”Избач” тулы кеше булган. Яше дә, өлкәннәрдә җыелган.   

1941 елда “Избачка” эшкә Вәсимә Батуллина килә. Монда эшләгәндә ул комсомол секретаре эшен дә алып бара. Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

1948 елның 15 августында Алабуга китапханә техникумын тәмамлап, Морт район культура булеге юлламасы белән Иске Юраш китапханәсе мөдире булып Хусаинова Мәсхудә эшкә кайта. Шул елларда китап фонды  арта башлаган. ”Избач”китапханәгә әйләнә. Укучылар саны арта, сайлап алырлык китап фонды булдырыла. Хусаинова Мәсхудә ападан соң бер ел Гиззатуллин Хәмит эшли.

 

1954 елдан 1970 елга кадәр авыл китапханәсендэ  Марданова Хәдичә Исмагил кызы хезмәт итә. Аннан соң Трофимова Зоя Кирилл кызы эшли.

1974 елда китапханәгә Шакирова Әлфия килә. 1975 елда китапханә яңа бинага кучерелә, Шакирова Әлфия яңа китапханәдә эшен дәвам итә. Аннан соң  китапханә эшен Зайнуллина Бәрия Камил кызы hәм 1977 елда Биккина Фирая Раиф кызы башкара.

1978 елның июль аеннан китапханә эшен Әхмәдишинә Рәвилә Фоат кызы дәвам итә. 

Ул елларда китапханәдә 9600 экземпляр китап фонды була. Китапханә Иске Юраш hәм Атау авылларына хезмәт курсәтә. Ул елларда партия оешмасы эше көчле була. Эш партия оешмасы белән берлектә алып барыла. Язгы кыр эшләре, урып-җыю вакытында терлекчеләр йортына hәрвакыт китаплар алып төшелө, ай саен газеталар, көн саен “Яшен” газетасы чыгарыла.

Авылыбызда район hәм республика күләмендә семинарлар еш була. Оформлениясе китапханәче өстендә була. Сайлау вакытында да барлык эш китапханәче өстендә: агитпункт оформить итү, календарьлар язу, вывескалар элү, сайлаучыларны сайланачак кандидатларның биографияләре белән таныштыру. Сайлау комиссиясе члены эшен башкару. Әхмәдишина Рәвилә Фоат кызы 1982 елдан бугенге көнгә кадәр җирле узидарә депутаты булып эшли. 

Китапханәче, В.И.Ленинның 110 ел тулу уңаеннан, 1982,1987,1988,2000 елларда мәдәният эшендәге уңышлары, 2001 елда җәмәгатъ эшләрендәге активлыгы, 2004 елда “Китапханә авыл киңәш үзәге”конкурсында диплом, 2009 елда күпьеллык хезмәте, 2011елда Мәдәният Министрлыгы Мактау Грамотасы белән ”Китапханә эше үсешенә зур өлеш керткәне өчен”, 2013 елда диплом, 2014 елда – Алабуга муниципаль районы башлыгы мактау грамотасы “Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, китапханә эшенә инновацион тәҗрибә керткәне, Республика бәйгеләрендә  катнашкан өчен hәм 55 яшь тулу уңаеннан”  бүләкләнә.

 Китапханәдә 2011 елдан “Халкыбыз бизәкләре”  музее оештырылды.

2012 елны китапханә интернетка тоташтырылды.