Күренекле галим,укытучы-педагог-hәм әдип Каюм Насыйри
Күренекле галим, укытучы-педагог һәм әдип К. Насыйри татар мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбияты үсешендә зур роль уйнаган. Аның күптармаклы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге халыкка хезмәт итү, милләтнең аң-белемен күтәрү, киң күпчелеккә аңлаешлы татар әдәби телен гамәлгә ашыру теләге, демократик караш һәм халыкчанлык рухы белән сугарылган. Ул татар халкын үз традицион мәдәнияте нигезендә, гыйлем бабындагы түбәнчелектән заман югарылыгына күтәрү юнәлешендә конкрет практик эш алып бара. Бу – олылык билгесе. 77 яшендә вафат булган Каюм Насыйри тырышлыгы белән күпләрне сокландырырлык . Каюм Насыйри соңгы көннәренә кадәр укуын һәм язуын ташламый. «Үзегез карт, күзләрегез зәгыйфъ булса да, язуыгызны дәвам итәсез икән», – дигән кешегә ул: «Алла мине язар өчен яраткан, бу көннән язмый утыру аның хөкеменә каршылык булыр дип куркам», – дип җавап бирә торган була.Шушы юбилей уңаеннан Иске Юраш китапханәсендә «Күренекле галим,укытучы-педагог-hәм әдип Каюм Насыйри.”- дигән әдәби сәгать үтте.БалаларКаюм Насыйри иҗаты белән таныштырды.Китапларыннан“Күренекле галим,укытучы-педагог-hәм әдип Каюм Насыйри.”-дигән китап күргәзмәсе ясалды.