Старо-Юрашская сельская библиотека - филиал № 19

Галимҗан Ибраhимов – безнең йөрәкләрдә.

Иске Юраш китапханәсендә Галимҗан Ибраhимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан әдәби әңгәмә узды. Танылган язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, ялкынлы җәмәгать эшлеклесе, мәшһүр педагог Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды. Әсәрләреннән өзекләр укылды. Галимҗан Ибраhимовның “Алмачуар“ әсәренә  багышланган презентация каралды. Укучылар игътибарына  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде hәм күргәзмәгә күзәтү ясалды.