Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

“Тукайны кычкырып укыйбыз”

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Морт авыл китапханәсендә шигырь сөючеләр өчен  “Тукайны бергәләп укыйбыз – Читаем Тукая вместе” республика проекты кысаларында  шигырьрият  сәгате булып узды. Китапханәче шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләп  узды. “Тәүлек “ шигыренең язылу тарихы турында сөйләп китте.  Соңыннан  шигырьне  кычкырып уку оештырылды.