Яз галәмәтләре
30 апрель көнне без балалар белән бергә Габдулла Тукайның “ Яз галәмәтләре” исемле шигырен укыдык. Балалар шигырьне җанлы итеп укып , яз фасылының матур билгеләрен күз алдына китерделәр: кар эреп, бозлар ага башлаганда табигатьтәге үзгәрешләрне , кошларның кайтып килүен һәм язның яңарыш рухын чыңлап торуын аңладылар.
Шигрь уку барышында балалар язның килүе турндагы хисләре белән уртклаштылар, үз күзләре белән күргән яз билгеләрен сөйләделәр. Бу чара балаларга туган телебезнең матурлыгын танытуга, әдәби мираска карата кызыксыну уятуга ярдәм итте.
Без балалар белән бергә укыган һәр сүз – туган телебездә сөйләшү һәм аны саклау өчен бер адым.Республика проекты дәвам итә , һәм без яңа укулар һәм истәлекле минутлар көтеп калабыз.