Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган шигырьләр конкурсы.
23 апрельда Морт авыл мәдәният йортында Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган шигырьләр конкурсы булып узды. Монда Морт, Юраш, Лекарево авыллары катнашты. Иң башта балалар бакчасы балалары чыгыш ясады. Аннан соң чират мәктәп балаларына күчте һәм азакта сүз өлкәннәргә бирелде. Һәр чыгыш үзенә бертөрле матур һәм үзенчәлекле иде. Шагыйрьнең нинди генә шигырьләре яңгырамады. “Су анасы”- татар һәм рус телләрендә, “Әллүки”, “Китап”, “Туган авыл”,”Кәҗә белән сарык”, “Бала белән күбәләк”, “Бәйрәм бүген”, “Ялкау маэмай”, “Ай һәм кояш”,”Карлыгач” һәм башка шигырьләр. Конкурс биюләр һәм Тукай шигыренә язылган җырлар белән үрелеп барды.
Чыгышларга жюри бәя бирде. Һәр катнашучы дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.Беркем дә бүләксез калмады.