Шагыйрь сүзе
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Морт авыл китапханәсендә шигырь сөючеләр өчен “Тукайны бергәләп укыйбыз – Читаем Тукая вместе” республика проекты кысаларында “Шагыйрь сүзе” дип исемләнгән шигырьрият сәгате булып узды. Китапханәче шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләп узды. “Шагыйрь “ шигыренең язылу тарихы турында сөйләп китте. Соңыннан “Шагыйрь”шигырен кычкырып уку оештырылды.