Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

"Җанга газиз туган телем", әдәби-музыкаль кичә

17- апрель көнне Чупай авылы мәдәният йортында "Җанга газиз туган телем" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә булып узды.
Бәйрәмгә кунак итеп Ризаэддин Фахреддин исемендәге Кичучат авылы музееның директоры Диләрә Гыймранова белән мине чакырганнар иде.
Кичәне китапханә житәкчесе Резида Әхмәтшина матур, күңелле итеп оештырып, алып барды.Бик зур рәхмәтем
Резида ханымга!
Мәктәп укучылары, балалар бакчасы балалары сәнгатьле итеп шигырьләремне сөйләделәр, җырладылар.
Китаплардан , Резида Әхмәтшинаның кул эшләреннән, рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган иде.
Мәдәният йорты җитәкчесе Галимов Ралиф Ринат улына да олы рәхмәтемне җиткерәм! (Шагыйрә Галлямова Гүзәлия язмасы)

Очрашулар, күрешүләр! Нинди рәхәт, күңелле бит алар. Бигрәк тә күптәнге дустым, коллегам, яшьтәшем Гүзәлия Галлямова @ГүзәлияГаллямова белән күрешкәч, сөйләшер сүз бетми, истәлекле рәхәт чакларны, гаилә хәлләрен, хәзер инде оныкларны да барлашабыз))). Гүзәлия бит ул гади укытучы, тәрбияче генә түгел, ә нечкә күңелле, хисчән шагыйрә дә! Аның шигырь китаплары, чын мәгънәсендә, минем өстәл китапларым. Нинди генә әдәби чара, сценарий язарга утырсам да, шул китапларны кулга алам. Рәхмәт яусын, Гүзәлия, иҗат чишмәң һәрчак мул сулы булып ургып аксын! Сезнең кебек шагыйрәләр Клара апа Булатованың дәвамчылары бит!