Урсалабашская сельская библиотека - филиал № 51

Без синең белән горурланабыз, Россия!

12 июньдә Россия көне – илнең төп дәүләт бәйрәме билгеләп үтелә.Безнең китапханәдә укучылар өчен «Без синең белән горурланабыз, Россия!»дигән тарихи сәгать үткәрелде.
Чара барышында китапханәче балаларга Россиядә билгеләп үтелә торган бәйрәмнең тарихы, илебез символлары, Россиядә яшәүче халыклар турында сөйләде. Аннары балалар Ватан турындагы мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, күпмилләтле халыкның көнкүреше, тарихы һәм мәдәнияте турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр, милли ризыкларны санап чыктылар.Балалар дәүләтнең төп символларын: флаг, герб, гимнны искә төшерделәр, «Ватан» сүзен ничек аңлаулары турында фикер алыштылар.