Урсалабашская сельская библиотека - филиал № 51

Милли йолалар:Сабантуйга бүләк жыю

Авыллар һәм шәһәрләрдә иң күңелле вакыт. Тиздән Сабантуйлар. Милли бәйрәмебез шуның белән күңелле ул – кунакчыл, мул, матур һәм гореф-гадәтләргә бай. Бәйрәмгә әзерлек эшләре, бигрәк тә бүләк җыю – ул үзе бер бәйрәм төсен ала. Бу ялларда Урсалабаш,Солэй,Шарлама,Салкын Чишмэ авылларында шундый күңелле чара узды.Гореф-гадәтләрне истә тотып, матур итеп бүләк җыйдык.
Сабантуйга бүләк җыешырга ярдәмгә авылыбыз яшьлэре: малайлар һәм кызлар кушылды. Алар бергәләп мәдәният йорты бинасы каршында кыңгыраулар таккан җигүле атны сөлгеләр һәм яулыклар белән бизәделәр.Ат белән бүләк җыю – үзе бер бәйрәм. Халык безне бәйрәм алдыннан көтеп тора. Авылдашларга рәхмәт! Сабантуйлар күңелле, мул булып үтсен, илләребез тыныч булсын дип телибез.