Тукай иленэ сэяхэт
Габдулла Тукай – бөек татар шагыйре. Г.Тукай иҗатында әкиятләр аерым урын алып тора. Аның әкиятләрендә могҗизалар һәм кызыклы тарихлар күп. Бөек татар шагыйренең туган көне уңаеннан китапханәдә «Тирәк» балалар бакчасы нәниләре өчен «Тукай иленә сәяхәт» исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче китап күргәзмәсе әзерләде һәм бөек татар шагыйре язган матур китаплар белән таныштырды.Балалар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, әкиятләр тыңладылар. Балалар «Бала белән кубәләк " шигыреннән Күбәләк рэсемен ясадылар.