Урсалабашская сельская библиотека - филиал № 51

Татарча диктант яз

Урсалабаш, Сөләй авылы китапханәчеләре 24 нче апрель көнне Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясендә катнаштылар. «Татарча диктант»ның быелгысы унберенче тапкыр уздырыла. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана.
Диктант тексты Габдулла Тукайның “Бәхет” әсәреннән өзек иде. Текстны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Гөлмирә Габдулла кызы укыды.
Ел саен үткәрелүче бу Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, туган татар теленә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Акцияне «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты оештыра.