Больше-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 8

Тарих эзләре буйлап

25 июнь көнне Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын билгеләп үтү уңаеннан, Олы Кавал авыл китапханәсендә «Тарих эзләре буйлап» дип исемләнгән  китап күргәзмәсе узды. Күргәзмәдә сугыш кырындагы, тыл тормышындагы   эшләр, батырлык һәм фидакарьлек турында  сөйләүче китаплар тәкъдим ителде. Укучылар күренекле шәхесләрнең биографияләре, батырлык һәм ныклык турындагы сәнгать әсәрләре, кешеләрнең хезмәт казанышлары һәм тормышы турында сөйләүче әдәбият белән таныша алдылар. Күргәзмә  үткәнгә чын сәяхәт булды.