Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Тылсымлы аксакал

 

 

«Бакый Урманче – сынлы сәнгатьнең аксакалы. Бездән татар поэзиясенә һәм музыкасына нигез салучылар кем дип сорасалар, Тукай һәм Сәйдәш дибез. Ә татар сынлы сәнгатенә кем күпер салган дисәләр, Бакый ага Урманче дип җавап бирәбез».

Нәкый Исәнбәт.

ОСТА ДА УЛ, ШАГЫЙРЬ ДӘ, ҖЫРЧЫ ДА...

Бу мәшһүр шәхеснең дөньядан киткән көне ераклашкан саен Бакый аганың безгә булган тылсымлы йогынтысы көчәя генә бара, милли сәнгатебез күгендә урын алган йолдызы яктырак балкый сыман. Аның сәнгать әсәрләре белән күбрәк танышкан, тормышы турында күбрәк белгән саен әлеге олуг затның күпкырлы иҗади мирасының никадәр киң колачлы икәнен, туган халкына никадәр тугрылыклы хезмәт иткәнен аңлап, үзең дә күңелеңнең игелеккә омтылып талпынуын тоясың.

Халкыбызның мәшһүр улы, горурлыгы, дөньяга танылган акыл иясе Бакый Идрис улы Урманче (1897-1990) – нәкыш остасы, сынчы, график һәм педагог, Татарстанның һәм Русиянең Халык рәссамы, Тукай премиясе лауреаты. Ул татар сынлы сәнгатенә нигез салучы, үзе исән чагында ук классик дип танылган һәм берничә буын татар рәссамнарын тәрбияләүдә зур роль уйнаган универсаль шәхес. Быелның 23 февралендә аның тууына 125 ел тулды.

Бакый агага Аллаһы Тәгалә иҗади сәләтне мулдан биргән. Үзенең иҗат бәхетен сынлы сәнгать өлкәсендә тапкан бу кеше, әгәр шул юллардан киткән булса, дөньяга танылган җырчы да, шагыйрь дә булыр иде. Бик матур җырлаган һәм тирән мәгънәле, аңа гына хас аһәң бөркелеп торган, туган телебезнең борынгы байлыгы белән бизәлгән бик күп шигырьләр иҗат итеп калдырган ул. Шигырьләрен укып, аның бәхетле дә, сагышлы да язмышын күз алдыңа китерәсең, халкыбызның тирән тамырлардан килгән тарихын яхшы белүен, үз иҗаты аша халкын дөньяга таныту, биеклеккә күтәрү өчен армый-талмый хезмәт иткәнлеген тирәнрәк аңлыйсың, кызыл террор чорында милләтчелектә гаепләнеп, Соловки лагере гарасаты кебек фаҗигале сынауларны үтеп тә, киң күңелле шәхес, ялкынлы йөрәкле иҗатчы булып калуын аңлыйсың.

 

Хезмәт иттем халкыма янып-көеп,

Яшәдем мин тормышны үлеп сөеп...

 

Менә шушы ике шигъри юлында гына да аның бөтен тормышының, иҗатының мәгънәсе ачылган.

Мин пәйгамбәр түгел түгелен,

әлгыяз билләһ!

Ләкин кайчак тыңласам күңелем,

Күңелемдә тоям галәм шаукымын.

Сизәм күкләр көчен,

Бөтен галәм кодрәтен тоям җанымда,

Анда кайчак бөтен адәм балалары кайгысы.

Кайчан күңелемдә җиһан бәйрәме.

Сизәм-сизәм күкрәгем көчен,

Мин туган могҗизалар өчен.

 

Бу шигыре дә аның никадәр көчле, дәртле, кодрәтле шәхес икәнен тасвирлый.

 

 

Югары белем алып, туган авылым мәктәбендә сызым-рәсем дәресләре укыттым. Ә аңа кадәр, 1971 елда совет армиясенә алынып, Үзбәкстанның Коканд шәһәрендә хезмәт иттем, анда Бакый Урманче эзләрен саклаган сукмаклардан үттем.

Үз гомерендә Ак диңгез буйларыннан алып Ерак Көнчыгышка кадәр, Урта Азия, Кавказ республикаларында йөреп чыккан һәм яшәгән, Идел буйлап сәяхәт итәргә яраткан Бакый Урманче яшьлеге таңында,1916 елда, патша армиясенә алынып, шушы Коканд шәһәрендә хезмәт иткән. Ул елларда ук Идел буйларыннан күп кенә татар барып урнашкан Кокандка, шунда тамыр җәйгән, татарлыгын сакларга тырышып яшәгән.

Кокандның татар яшьләре белән якыннан танышып аралашкан яшь солдат Бакый Урманче. Яңа өметләр вәгъдә иткән революцияне дә шунда каршылаган ул. Кокандта да үзгәреш дулкынында күтәрелгән татар хәрәкәте кайнаган.Шәһәрнең татар мәктәбендә яшьләр җыелганнар, ялкынлы бәхәсләр барган, спектакльләр әзерләнеп куелган. Ул чараларда сәнгатьле уку остасы Бакый Урманче актив катнашып кына калмаган, ә оештыручыларның берсе дә булган.