22 июнь — илебез тарихында кайгылы һәм тетрәндергеч даталарның берсе.
22 июнь — илебез тарихында кайгылы һәм тетрәндергеч даталарның берсе.
1941-1945 еллар халкыбызга никадәр кайгы-хәсрәт, югалтулар алып килә. Әлеге чор кешеләре – үзләреннән соң яшәгән һәр буын өчен чын батырлык һәм ныклык үрнәге булып тора. Яу кырында дошманга каршы аяусыз көрәшеп, тылда фронтны азык-төлек, корал белән тәэмин итеп, илебезгә җиңү яулап алган әби-бабаларыбызның тиңдәшсез каһарманлыгы – мәңгелек горурлык һәм олы хөрмәт чыганагы.