сабан туе
Иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе - Балаларны яклау көне . Бу көн шатлык, елмаю, дуслык һәм уеннар көне булсын. Балаларның киләчәге матур булсын өчен туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Әлеге матур бәйрәм уңаеннан Ташлы Кавал мәдәният йорты белән берлектә Ташлы Кавал авылы китапханәчесе балалар Сабантуе оештырды. Балалар бик теләп ярышларда катнаштылар, уйнадылар, биеделәр. Соңыннан коймак, тәмле күчтәнәчләр белән сыйландылар. Әлеге бәйрәмне оештыруда үзләренең ярдәмнәрен күрсәткән барлык спонсорларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.