Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Воспетая стихами родная деревня" дигән китап басылып чыкты(.призентация)

Биектау районының 90 еллыгына "Воспетая стихами родная деревня" дигән китап басылып чыкты. Китапта һәр авыл җирлеге, аның оешу тарихы, җитәкчеләре турында мәгълүмат, районыбызның авылларына багышланган шигырьләр, җырлар һәм аларның авторлары турында кыскача белешмә басылган. Китапларны бу китапка үзенең өлешен керткән һәрбер кешегә бүләк иттеләр.Әгәрдә укырга теләге булган һәркем китапханәгә килеп бу китапны алып укый ала.Рәхим итегез.