#Җиңүкаены #БерёзаПобеды
Бүген безнең мәдәният йортында патриотик рухтагы китаплар иленә онлайн сәяхәт булды. Аны китапханә мөдире Гузель Газимзянова белән мәдәният хезмәткәре Мадиня Даутова оештырдылар. Фельдшерыбыз Гульнар Валиуллина махсус кунак иде.
Бәйрәмдә бик бай эчтәлекле китаплардан торган "Йөрәкләрдә һәм китапларда хәтер" дигән исем астында күргәзмә зур һәм югары урын алып торды. Гүзәл китапханә фондындагы китаплар белән таныштырып үтсә, Мәдинә исә тарихи бәйрәмнең мәдәни тормышта тоткан роле турында чыгыш ясады. Билгеле инде, махсус кунагыбыз Гөлнар үз чиратында кешенең сәламәтлеге турында аңлатып китте. Бәйрәмне Җиңү каенына тасма бәйләү белән төгәлләделәр.