Тукай яши безнең күңелләрдә!
Тукай яши безнең күңелләрдә!
Без Тукайлы халык мәңгегә! Бөек әдип Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Ташлы Кавал башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә Ташлы Кавал мәдәният хезмәткәре Даутова Мәдинә һәм Ташлы Кавал авылы китапхәнәчесе Газимзянова Гүзәл Габдулла Тукайның иҗатына багышланган кичә үткәрделәр. Кичәдә балалар әдипнең шигырьләрен сөйләделәр, сәхнәләштерделәр, мәзәкләр,табышмаклар укылды,ромашка таҗлары белән викторина үткәрелде.Укучыларыбыз бик актив булдылар ,сорауларга ,табышмакларга җавапны да төгәл җавап бирделәр,бәйрәм бик эчтәлекле үтте.