"Үз юлын тапкан якташ язучыбыз"
Солтан Шәмси 1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Биектау районы Суыксу авылында туа. Солтанга 3 яшь вакытта әтисе үлә һәм гаилә әнисенең туган авылы Юртышка күченә. Солтанның бала һәм үсмер еллары шушы авылда үтә. Монда ул мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый.
1960 елда Солтан Казанга килә һәм һөнәр училищесына кереп, металл кыручы (токарь) һөнәрен үзләштерә. Училищены тәмамлаганнан соң Мәскәүгә китә, Автоагрегат заводында эретеп-ябыштыручы, слесарь-инструментчы, шлифлаучы, А. А. Жданов исемендәге Беренче үрнәк басмаханәдә басмачы булып эшли. Бу вакытта кичке урта мәктәпне бетерергә, армиядә хезмәт итәргә дә өлгерә. 1971 елда Солтан Шәмси Казанга кайта, берникадәр вакыт Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинатында, «Урал һәм чүкеч» заводында слесарь булып эшли.1972-1977 елларда Мәскәүдәге М. Горький исемендәге әдәбият институтында укый. 1977-1985 елларда «Казан утлары» журналы редакциясенең проза бүлегендә әдәби хезмәткәр, соңрак «Идел», «Татарстан» журналларында эшли, Татарстан китап нәшриятында фәнни-популяр әдәбият редакциясе мөдире вазифасын башкара. 2000 елдан ул – Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында татарча текст мөхәррире.
Әдәбият өлкәсендә Солтан Шәмси язучы-прозаик, хикәя һәм повестьлар, татар халкы тарихына багышланган әдәби-публицистик китаплар авторы буларак
билгеле. Әдәби иҗат юлын ул оригиналь әсәрләр авторы буларак түгел, тәрҗемәләрдән башлый. Татар әдәбиятының классигы Галимҗан Ибраһимовның йөзьеллык юбилеена язучының «Кызыл чәчәкләр» повестен һәм дистәдән артык хикәясен русчага тәрҗемә итеп, ике аерым китап итеп бастырып чыгара. Язучының оригиналь проза әсәрләрен туплаган беренче китабы «Көмеш чылбыр» 1984нче елда басылып чыга. Бу китабы өчен аны Татарстан язучылар берлегенә алалар. Аннан соң бер-бер артлы хикәя, повесть һәм публицистик язмаларын туплаган «Җәяүле буран» (1988), «Еллар эзе» (1996), балалар өчен әкият-повесть «Ут хәйләсе» (1994) җыентыклары пәйда була. Шул елларда С. Шәмси татар халкының үткәне турында фәнни-популяр китаплар сериясен булдыруны максат итеп куя. 1992 елда Әхмәд ибне Фазланның Болгар иленә мәгълүм сәяхәте язмаларын тирәнтен өйрәнеп, аларның әдәбиләштерелгән яңа вариантын «Ибне Фазланның Ител елгасына сәяхәте»н тудыра. 1999 елда китап татар һәм рус телләрендә, бизәлеп нәшер ителде. 1998 елда Татарстан китап нәшриятыннан киткәннән соң, Солтан Шәмси 15 ел дәвамында Татар энциклопедиясе институтында эшли, татарча текст мөхәррирләр
төркемен җитәкли.
2006 елда, алдагы хезмәтләренә нәтиҗә ясап, «Күк капусы ачылса…» фәлсәфи-эзотерик китабын бастырып чыгара. Китап язучы фикеренең зур гомумиләштерүләр, планетар аң дәрәҗәсенә күтәрелә баруын күрсәтә.
Солтан Шәмси – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1996), Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни (2000), А.Алиш (2013) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. 1985 елдан Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы булып тора.