"Саләмәтлегенне сакла"
7 нче апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне.
Бәйрәмне 1948 елда билгели башлаганнар, 7 апрельдә бәйрәм итә башлауның сере гади – бу көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының уставы дөнья күргән.
Бүген бәйрәмне дөньяның 194 илендә билгелиләр. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез һәм чирләрне искәртү белән шөгыльләнәбез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Ташлы Кавал авылы китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә саләмәтлек көненә карата детсад һәм мәктәп укучылары белән чара үткәрде.Чарада авылыбыз фельдшеры Валиуллина Гөлнар белән эчтәлекле әңгәмә булды, саләмәтлекне сакларга кирәклекне аңлатты ,үзенең киңәшләрен бирде.